ВИЧ профилактикасы турында хезмәт коллективларына сөйләнде

2024 елның 17 сентябре, сишәмбе

Спид-үзәк "Хезмәт коллективларында ВИЧ-инфекцияне профилактикалау" темасына әңгәмә үткәрде.

«Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ хезмәткәрләре өчен табиб-эпидемиолог Камилла Юзеева ВИЧ-инфекция, инфекциянең чыганаклары һәм күчү юллары, нинди профилактика чаралары булуы турында сөйләде, шулай ук әлеге тема буенча видеороликлар күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International