Казан медицина көллиятендә «Медицина оешмасының эпидемиологик иминлеге: шәфкать туташы эше менеджерларының роле»дигән фәнни-гамәли конференция узды.
Анда 200дән артык кеше катнашты. Катнашучылар практик юнәлешле белемнәр алдылар, тәҗрибә уртаклаштылар һәм медицина оешмаларының эпидемиологик иминлеген арттыру өчен яңа инструментлар алдылар.