Түбән Кама үзәк район хастаханәсенең үзәкләштерелгән стерилизация бүлегенең эш урыннарын җыештыручы Рәмзия Фәрвазтин кызы Шәмсеева үзенең таланты белән якыннарын һәм хезмәттәшләрен күптән гаҗәпләндерә. Аның куллары алтын дип әйтергә була. Рәмзия Фәрвәзтдин кызы искиткеч курчаклар ясый, үзенә медицина халатлары да тегә.
Кул остасы сәламәтлек саклау ветераннары арасында шәһәр конкурсында һәм беренче урын яулады.