Бүген «Транснефть – Прикамье» АҖ хезмәткәрләре өчен Республика кан үзәгендә корпоратив донор көне узды. Акцияне оештыручы һәм инициаторы предприятие җитәкчелеге булды.
Кан үзәгенең баш табибы Рамил Габделхак улы Тураев чарада катнашучыларны сәламләде һәм Татарстан Республикасында түләүсез донорлар хәрәкәтен үстерүдә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде.
Акциядә донор канын һәм аның компонентларын берничә тапкыр тапшырган тәҗрибәле донорлар катнашты.
Корпоратив акция нәтиҗәсендә кан банкы 18,0 л га тулыланды.