Игелек һәм хөрмәт көне алдыннан 1нче шәһәр поликлиникасы хезмәткәрләре үз ветераннарын чәй табынына чакырды. Хәзерге хезмәткәрләр өчен аларның күбесе остазлар, башлангычларында ярдәм итүчеләр иде.
- Хезмәтегез, яшьләргә ярдәм итәргә килүегез өчен рәхмәт белдерәм. Сезгә нык сәламәтлек, яхшы кәеф телим. Без, үз чиратыбызда, һәрвакыт сезгә ярдәмгә килергә әзер! - диде баш табиб Рамил Мөхәммәтдинов.