Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин Тәтеш районына эш сәфәре кылды

2024 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Кичә Тәтештә район мәдәният йорты залында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры рәислегендә узган эшлекле киңәшмәдә Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов, М.Н.Садыйков исемендәге Казан шәһәренең 7 нче номерлы клиник хастаханәсе баш табибы Артур Делян, Тәтеш үзәк район хастаханәсе баш табибы вазыйфаларын башкаручы Булат Кашапов, район хастаханәсе коллективы, чакырылган кунаклар катнашты.

Марсель Мансурович үз чыгышында Тәтеш үзәк район хастаханәсенең соңгы ике елдагы эшенә анализ ясады, медицина хезмәткәрләренең агымдагы елдагы эшенә нәтиҗәләр ясады һәм бәя бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International