Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районында «Сәламәтлек милләт» фәнни-гамәли конференциясе кысаларында «Татар чәе»I Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Конкурсның төп максатларыннан берсе - татар халкының чәй һәм аның куллану культурасы белән бәйле бай традицияләрен саклау һәм торгызу.
Үлән чәйләре - тәмле һәм хуш исле эчемлек кенә түгел, ә файдалы үзлекләре дә бар. Үләннәрнең бай составы сәламәтлегебезгә уңай йогынты ясый ала, мәсәлән, яшел чәй холестеринны киметә, тынычландыра, шулай ук ул антиоксидантларга бай, кара чәй матдәләр алмашын стимуллаштыра, бөтнек белән чәе аппетитны киметә, шулай ук сидек кудыргыч һәм үт кудыргыч тәэсире бар.
Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәгенең гигиена тәрбиясе буенча табибы Гүзәл Галимуллина үзенең чыгышында сары мәтрүшкә, чабыр һәм башка үләннәрнең организмга файдасы турында сөйләде.