Таһир Сафиуллин 16 көндәш арасында иң көчлесе булды. Конкурс шартлары буенча катнашучылар барысы да 60 яшьтән өлкәнрәк булган, һәркайсының җилкәсендә бай эш стажы булган машина йөртүчеләр.
Түбән Кама район үзәк күп профильле хастаханәдә ашыгыч медицина ярдәме машинасын йөртүче Таһир Гыйльметдин улының 42 еллык стажы бар. Таһир Сафиуллин ашыгыч ярдәм станциясендә эшләү аңа рәхәтлек китерә, ди.