Казанда гамәли наркологиянең яңа мәсьәләләре турында фикер алышачаклар

2024 елның 4 октябре, җомга

4-5 октябрьдә Казанда «Бәйлелекләрне дәвалауда, реабилитацияләүдә һәм профилактикалауда медицина һәм диннең өлеше» халыкара катнашында I төбәкара фәнни-гамәли конференция уза.

Конференциядә катнашучыларга сәламләү сүзе белән ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Әлмир Абашев мөрәҗәгать итте. Ул бәйлелекләрне дәвалауда био-психо-социо-рухи аспектлар һәм наркологик авыруларны профилактикалауда ведомствоара якын килү турында фикер алышуның мөһимлеген билгеләп үтте.

Чарада Россиянең төрле төбәкләреннән табиб-наркологлар, психотерапевтлар, психологлар һәм социаль хезмәткәрләр һәм дини оешмалар вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International