Ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча «Безнең ишегалды» командасы Республика балалар клиник хастаханәсендә архитектура дәресе үткәрде

2024 елның 9 октябре, чәршәмбе

«Гаилә бергә» хәйрия фондының Гаилә Йортына иҗади кунаклар – ТР Рәисе программасы буенча «Безнең ишегалды» ишегалды территорияләрен төзекләндерү командасы килде. Гаилә Йорты директоры аларга экскурсия үткәрде, Гаилә Йорты эшчәнлеге турында сөйләде һәм анда яшәүчеләр белән таныштырды.

Йортның кечкенә кешеләре һәм Республика балалар клиник хастаханәсе пациентлары өчен кунаклар мавыктыргыч архитектура дәресе үткәрде – интерактив чара, аның барышында балалар, үзләренең хыялларын һәм фантазияләрен кертеп, үзләренең иң кызыклы уйларын пластик фигуралар һәм теш чистарткыч таякчыклар ярдәмендә 3Д макет рәвешендә ясадылар, шулай ук анда яшәүчеләр өчен тарих уйлап таптылар.

Дәресне баш архитектор-шәһәр төзүче Гордиенко Олег Владимирович һәм «Татарстан шәһәрләрен үстерү институты» фондының баш архитекторы Адагашева Лиана Рамил кызы үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International