Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары –Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Филатов, 1нче номерлы балалар шәһәр хастаханәсе баш табибы Марат Садыйков һәм башка хезмәткәрләр Л.М. Рошаль исемендәге балалар клиник үзәгендә булды.
Эш визиты практик тәҗрибә туплау һәм күп профильле балалар хастаханәләрен планлаштыру һәм төзү өлкәсендә алдынгы технологияләр белән танышу өчен оештырылды.
Казанда балаларга махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәтү өчен мондый үзәк төзү планлаштырыла.