Чаллының 5нче һәм 9нчы поликлиникалары пациентлары яңа аппаратларда тикшеренүләр уза башлады инде. Колоноскопия һәм гастроскопия үткәрү өчен эндоскопия стойкалары «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү федераль программасы буенча Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан сатып алынган.