17 октябрь - сәламәтлегебезне саклаучылар өчен үзенчәлекле көн! Бу көн безнең участок терапевтларына - рәхмәтебезне җиткерү көне. Сез - авыруларны беренче булып каршы алучы, игътибар белән тыңлаучы, диагноз куючы һәм дәвалау билгеләүче. Сез - кешеләрнең сәламәтлеген саклаучылар, сез һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер! Бу көнне без участок терапевтларына нык сәламәтлек, иминлек һәм эшләрендә уңышлар телибез.