Яр Чаллының 2нче шәһәр хастаханәсенең 2нче поликлиникасына «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча яңа эндоскопия стойкасы сатып алганнар. Җиһазларны инде урнаштырганнар, тоташтырганнар һәм амбулатор челтәр пациентлары өчен дә, стационар пациентлар өчен дә кулланыла.