Әтнә районының Яңа Җөлби авылында җирле фельдшер-акушерлык пункты бинасына капиталь ремонт ясалды. Хәзер медицина җиһазларын китерәсе һәм документлар рәсмиләштерелгәнне көтәсе калды.
Исегезгә төшерәбез, бинаны ремонтлау 2024 елның маенда башланды һәм "Сәламәтлек саклау" илкүләм проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы ярдәмендә мөмкин булды.
Быел әлеге программа буенча Татарстанда гамәлдәге 105 медицина учреждениесе ремонтланачак.