Яшел Үзән үзәк район хастаханәсендә авыл халкын карау өчен тар юнәлешле мобиль табиблар бригадасы оештырылды

2024 елның 18 октябре, җомга

Беренчеләрдән булып Яшел Үзән районының Олы Ключи җирлегендә яшәүчеләр тикшерелде.

Авыл амбулаториясендә эшләгән мобиль бригада составында: кардиолог, хирург, офтальмолог, невролог, эндокринолог, травматолог бар иде. Моннан тыш, кирәк булганда пациентлар утратавыш тикшерүе уза алган.

Алга таба мобиль бригада Нурлат авыл җирлегенә барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International