20 октябрьдә Россиядә - Әтиләр көне билгеләп үтелде.
Бүген Алабуга үзәк район хастаханәсендә 10 күп балалы әти эшли. Аларның 7 се - 3әр бала тәрбияләүче табиблар.
Тагын бер табибның 6 баласы бар, 2 табиб 4әр баланы тәрбияли. Алар арасында табиб-терапевт Широбоков Павел Николаевич та бар.
Сәламәтлек саклау системасында аның эш стажы - 8 ел. Бүген Павел Николаевич Костенеев амбулаториясендә эшли һәм хезмәттәшләренә югары класслы табиб буларак кына түгел, ә зур гаилә башлыгы буларак та билгеле.
Узган ел Павел Николаевич 4 нче тапкыр әти булды! Тормыш иптәше Татьяна Широбокова белән алар 3 кыз һәм 1 малай тәрбиялиләр.
Ә "әти бәхете нәрсә ул?" дигән сорауга "Бу - гаиләдә барысы да исән-сау булганда!" дип җавап бирә.