Нурлат район үзәк хастаханәсенең Абрыскино ФАПы ачылуга әзерләнә

2024 елның 22 октябре, сишәмбе

Нурлат районының Абрыскино авылында фельдшер-акушерлык пункты төзелеше төгәлләнгән. Модульле бинаны «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча төзегәннәр.

Хәзерге вакытта бина җиһазландырылган. Кабинетларда яңа җиһазлар, техника, медикаментлар бар. Бинага барлык кирәкле коммуникацияләр китерелгән, хокук билгели торган документлар алу көтелә, шуннан соң объектны файдалануга тапшыру рөхсәт ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International