Әлмәт районара күппрофильле хастаханәсе табиблары тромбларны алуның яңа технологиясе ярдәмендә хатын-кызны инсульттан коткарган

2024 елның 2 ноябре, шимбә

Ашыгыч ярдәм бригадасы 49 яшьлек, Лениногорскида яшәүче кискен ишемик инсульт клиникасы булган, сул аякларында хәлсезлек һәм телсезлеккә зарлануы булган авыр хәлдәге хатын-кызны Әлмәт районара күппрофильле хастаханәсенә  китерде. Табиблар баш мие артерияләре эмболиясе аркасында баш мие инфаркты (уң урта ми артериясе бассейнында ишемик инсульт) диагнозын куйган.

Шул ук көнне хастаханәнең рентгенохирургия операция бүлмәсендә операция ясала: уң урта ми артериясеннән локаль эндоваскуляр трансартериаль тромбэкстракция - махсус инструментлар ярдәмендә тромбларны механик рәвештә алу. Бу хирургик дәвалауның прогрессив аз травматик ысулы, ул баш мие артериясенең кан агымын тиз һәм нәтиҗәле рәвештә тулысынча торгызырга мөмкинлек бирә, инсульт нәтиҗәләрен сизелерлек киметә. Мондый операцияне баш мие кан тамырлары анатомиясен нечкәлекләренә кадәр белгән тәҗрибәле һәм махсуслашкан табиблар гына башкара ала.

Ангиограмма сурәтләрен диагностика һәм дәвалауның рентгенохирургия ысуллары бүлегенең операция ясаган табиб-рентгенохирургы Радион Альберт улы Заһидуллин күрсәтә:

- Экранда церебраль артериянең ангиограммасы күрсәтелгән, анда без баш мие артериясенең тромбозын күрәбез. Без тромбоэкстракция уздырдык - бу тромбны алу. Монда безнең инструментның йокы артерияләре аша узуы күренә. Тромбэктомия махсус аспирацион катетерлар белән башкарылган. Һәм инде ахыргы нәтиҗә – контраст матдә тутырылган тулысынча үтә торган церебраль артерия.

Операция өстәлендә диярлек пациентканың хәрәкәт итү, сөйләмне аңлау һәм сөйләү сәләте торгызыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International