Чирмешән үзәк район хастаханәсендә "Ак халатлы фәрештәләр" фестивале

2025 елның 3 феврале, дүшәмбе

1 февральдә Чирмешән үзәк район хастаханәсе Чирмешән районында яшәүче яшьләр  өчен үз ишекләрен ачты.

Район хастаханәсендә 9 мәктәпнең 9-10 һәм 11 сыйныф укучылары, шулай ук аларның укытучылары кунак булды.

Балалар алдында баш табиб Мортазина Лилия Шамил кызы чыгыш ясады. Үз әңгәмәсендә ул табиб-белгеч һәм гомумән медицина хезмәткәре, республикабызда да, илебездә дә бик хөрмәтле һәм кирәкле һөнәр булуын билгеләп үтте. Медицина белеме алгач, яшьләр шәһәрдә дә, авыл җирендә дә эшкә урнаша ала.

Авылда яки авыл районнарында киләчәкне сайлаган яшь белгечләргә ярдәм йөзеннән дәүләттән финанс ярдәме күрсәтеп, «Земский доктор» һәм «Земский фельдшер» программалары эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International