Бүген «ТР ССМ Республика балалар клиник хастаханәсенең 2024 елдагы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2025 елга бурычлары турында" медицина советы узды.
Көн тәртибендә узган елда Республика балалар клиник хастаханәсе эшенең нәтиҗәлелегенә, шулай ук алдагы чорга үсешнең стратегик юнәлешләренә кагылышлы төп мәсьәләләр торды. Утырышта хастаханәнең әйдәп баручы белгечләре, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитеты, Роспотребнадзор, иминият компанияләре, фармацевтика оешмалары вәкилләре, ректорлар, медицина югары уку йортларының фәнни хезмәткәрләре, республика клиникаларының, балалар хастаханәләренең баш табиблары, Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгечләре, хәйрия оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы Айрат Зиатдинов 2024 елда хастаханә эшчәнлегенең төп күрсәткечләре турында тулы доклад белән чыгыш ясады.