Медицина хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераны Ш.А. Әхмәтҗановка медицина тикшерүе үткәрделәр.
Әхмәтҗанов Шәрипҗан Әхмәтҗан улы 1924 елның 22 июнендә Сарман районының Илексаз авылында туа.
1942 елның сентябрендә армиягә алына һәм Ленинградка җибәрелә.
Блокада елларында ул шәһәрне һәм аэродромны фашист илбасарларыннан саклаган.
1945 елда РККА Хәрби-Һава көчләренең Кызыл Байраклы Балтыйк флотының 9 нчы аерым аэродром-инженер батальоны составында Кенигсбергны алуда катнаша.
2024 елның 22 июнендә Шәрипҗан ага үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бүген ветеран балалары, 10 оныгы игътибарында һәм тәрбиясендә яши. Ул 18 оныкчыкның һәм 1 оныкчыкның яраткан бабасы.
Бүләкләре бар: Ватан сугышы ордены, Жуков медале, «Сугышчан казанышлары өчен», «Ленинградны саклаган өчен», шулай ук «Күпьеллык намуслы хезмәте өчен», «Хезмәттәге отличие өчен» медальләре.
Быел Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез.