Аксубай район үзәк хастаханәсендә яңа баш табибны тәкъдим иттеләр

2025 елның 5 марты, чәршәмбе

«Аксубай  район үзәк хастаханәсе» ДАССУның баш табибы итеп Григорий Васильевич Порсев билгеләнде. Коллективка аны Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Рәзин улы Фатихов тәкъдим итте.

Г.В. Порсев Удмуртия Республикасының Ижау шәһәрендә туа.

Ижау шәһәренең 2 нче клиник хастаханәсендә табиб-хирург булып эшли. 1998 елда Татарстанга күчеп килә. Менделеевск үзәк район хастаханәсендә хирург була.

Шунда ук, Менделеевск шәһәренең үзәк район хастаханәсендә баш табиб урынбасары, хирургия бүлеге мөдире вазифаларын башкара. Түбән Кама районында эшли.

2010 елдан - «Алабуга үзәк район хастаханәсе" ДАССУда табиб-хирург. Шулай ук поликлиника эше, халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International