Республика балалар клиник хастаханәсендә «Балалар онкогематологиясе проблемалары. Хәл итү юллары» халыкара катнашында фәнни-гамәли конференция уза.

2025 елның 12 марты, чәршәмбе

12-13 март көннәрендә Республика балалар клиник хастаханәсендә «Балалар онкогематологиясе проблемалары. Хәл итү юллары» халыкара катнашында фәнни-гамәли конференция уза . Әлеге чара кысаларында Республика балалар клиник хастаханәсендә бүген «Анкара Мемориалы» клиникасы профессоры һәм балалар онкогематологы Әхмәт Демир (Анкара шәһәре, Төркия), Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев, Сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләләре идарәсе башлыгы урынбасары Альмира Мостафаева булды.

Очрашу барышында катнашучылар онкология авырулары булган балаларны диагностикалау һәм дәвалау өлкәсендә табибларның һөнәри үсешенә юнәлдерелгән халыкара хезмәттәшлекнең әһәмиятен ассызыкладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International