Чиксез кайгырту: авыл өлкәннәре өчен диспансеризация

2025 елның 4 апреле, җомга

🚑 Быелның беренче өч аенда Лениногорск районыннан 277 пенсионер шәһәрнең медицина учреждениеләренә диспансеризация һәм скрининглар узу өчен китерелде.

🚐 Федераль бюджет хисабына алынган махсус транспорт хәрәкәтләнүе чикле гражданнарга да медицина ярдәме алу мөмкинлеге тудыра. 💙 Бу проект «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Лениногорск үзәк район хастаханәсе һәм «Исток – Башлангыч» Комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге ярдәме белән тормышка ашырыла.

🙏 2025 елда барлыгы 980 кешене китерү планлаштырыла. ❤️

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International