Кама Тамагы районының Чаллы авылында «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының беренчел сәламәтлек саклау буынын модернизацияләү программасы кысаларында модульле ФАП төзелә.
Авылдагы иске ФАП санитар-эпидемиологик таләпләргә туры килми иде, клубның иске бинасында урнашкан, һәм яңа медпункт төзелеше бик дөрес һәм үз вакытында хәл ителде.
Яңа уңайлы замана ФАПының барлыкка килүен җирле халык түземсезлек белән көтә.
Хәзерге вакытта ФАП бинасы инде төзелгән, пластик тәрәзәләр куелган, эчке эшләр алып барыла, янәшәдәге территорияне төзекләндерү планлаштырыла.