Бүген Казанда ВИЧка тестны бушлай тапшырырга мөмкин

2025 елның 27 июне, җомга

Бүген, 27 июньдә, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш  республика үзәге ВИЧ-инфекциягә бушлай аноним экспресс-тест уздыра.

Барлык теләүчеләрне чакырабыз!

Тест-мобиль 27 июнь көнне 13:00–17:00 эшләячәк. Ул Казанда, М.Горький исемендәге паркта, "Хезмәт резервлары" стадионы каршында торачак.

ВИЧның симптомнары юк, тест бир, ВИЧ-статусыңны бел!

Чара "Яңа гасыр" АБНО белән берлектә оештырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International