Җәй – табигатьтә йөрү, җиләк һәм гөмбә җыю вакыты. Әмма бу чорда еланнар белән очрашу куркынычы арта. Лениногорск районында бу сирәк күренеш түгел. Кабул итү бүлмәсенә аягын елан чаккан бер хатын китерелде.
Шуны истә тотарга кирәк: табибларга вакытында мөрәҗәгать итү гомерне һәм сәламәтлекне саклап кала. Табигатьтә үзегезне саклагыз һәм игътибарлы булыгыз!