Татарстан табибы Жуков медале белән бүләкләнде

2025 елның 23 июле, чәршәмбе

Россия Федерациясе Президенты Указы белән илебезнең иминлеген тәэмин итүгә һәм яклауга керткән өлеше өчен М.Н.Садыйков ис. 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе табибы – анестезиолог-реаниматолог Виталий Сергеевич Григорьев Жуков медале белән бүләкләнде.

Табибка дәүләт бүләген Россия Эчке эшләр министрлыгының Чечен Республикасы медицина-санитария бүлеге башлыгы, эчке хезмәт полковнигы Рамзан Йосыф улы Әлдебиров тапшырды. Бүләкләү Чечен Республикасында узды.

Жуков медале сугыш хәрәкәтләрендә күрсәткән батырлык һәм кыюлык өчен бирелә. Виталий Сергеевич берничә тапкыр махсус хәрби операция уздыру зонасына озак командировкаларга барган, анестезиолог-реаниматолог булып эшләгән. Ул югары йөкләнеш, стресс һәм ашыгыч хәлләрдә тиз карарлар кабул итү зарурлыгы белән очрашкан. Ул хәрби хезмәткәрләргә дә, граждан халкына да медицина ярдәме күрсәткән.

Табибны чын күңелдән югары дәүләт бүләге алу белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International