«Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге» ДАССУ табиблары «Кояшлы» ("Солнечный") балаларны савыктыру лагерына баруны оештырдылар.
Чара вакытында «Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге» ДАССУның гигиена тәрбиясе бүлеге мөдире Гүзәл Галимуллина сәламәт яшәү рәвешенең төп принциплары турында интерактив лекция үткәрде, методик ярдәм күрсәтелде, лагерьның медицина хезмәткәренә профилактика эшен оештыру мәсьәләләре буенча консультация үткәрде.
.jpeg)