Кәстәнәй дәвалау амбулаториясе мөдире Павел Широбоков Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы В.М. Бехтерев ис. Өяз медицинасы музеенда булды һәм учреждениегә кыйммәтле тарихи экспонатларны бүләк итте.
Алар арасында – 50-60 нчы еллар ашыгыч ярдәм табибының алюминий чемоданы, 1940 нчы еллар Heynemann Leipzig җитештергән цистоскоп (эндоскоп - эчке органнарны карау өчен җайланма), дистилляцияләнгән су өчен савыт һәм табурет. Бу әйберләр төбәк медицинасы тарихын чагылдырган коллекциягә мөһим өстәмә булачак.
Павел Широбоков өчен табиблык эше - ул гаилә традициясе. 20 нче гасыр башында Сарытау губернасында земство табибы булган бабасы үрнәгеннән илһамланып, ул Башкортстан медицина көллиятенә укырга керә, аннары Оренбург дәүләт медицина университетын һәм Ижау дәүләт медицина академиясе интернатурасын «Терапия» белгечлеге буенча тәмамлый.
Алабуга район үзәк хастаханәсендә терапевт булып эшләгәннән соң, 2021 елның мартыннан Павел Широбоков Кәстәнәй дәвалау амбулаториясен җитәкли.
Узган ел амбулаториядә «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү программасы кысаларында капиталь ремонт үткәрелгән иде.
