Казанда Карбышев урамындагы 18 нче поликлиника бинасын ремонтлау

2025 елның 29 июле, сишәмбе

Төзелеш-ремонт бригадалары эшләрен Казанның Карбышев урамы, 72 йортта урнашкан 18 нче шәһәр поликлиникасында дәвам итәләр.

Поликлиникада хезмәткәрләр гардеробы, ашау бүлмәсе, табиб-офтальмолог кабинеты барлыкка килде. Керү яклары үзгәртеп корылган.

Финанслау «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү программасы  нигезендә федераль һәм республика бюджетларыннан алып барыла.

Ремонтны 2025 елның 1 сентябренә төгәлләргә планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International