Район хастаханәсендә медицина хезмәткәрләре киңәшмәсе: нәтиҗәләр һәм планнар

2025 елның 30 июле, чәршәмбе

Кичә Мамадыш район  үзәк хастаханәсендә районның табиб амбулаторияләре һәм фельдшер-акушерлык пунктлары медицина хезмәткәрләре киңәшмәсе узды. Чарада июль аендагы эшкә йомгак ясалды, төп күрсәткечләр буенча фикер алыштылар һәм августка планнар билгеләнде. 

Киңәшмәне баш табибның амбулатория-сырхауханә эше буенча урынбасары Ландыш Камил кызы Мөбәрәкҗанова ачып җибәрде. Үз чыгышында ул игътибарны: 

  • өлкән яшьтәге һәм транспортка яраксыз пациентларны диспансер күзәтүе;
  • авыр хәлдәге авыруларга даими рәвештә өйләренә бару мөһимлеге;
  • Төбәкара клиника-диагностика үзәгенең күчмә мобиль комплексы эше нәтиҗәләре турында.

Аннары киңәшмә кысаларында табиблар хезмәткәрләр өчен белем бирү лекцияләре үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International