2025 елның 30 июлендә 69 яшендә Рафаил Абдрахман улы Низамов – Медицина университеты клиникасының эренле хирургия бүлеге табиб-хирургы вафат булды.
Рафаил Абдрахман улының бөтен тормышы кеше гомерләрен саклап калу игелекле эшенә багышланды. Аның профессиональлеге, сәламәтлек саклау системасында озак еллар намуслы хезмәте күп тапкырлар рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде.
Хезмәттәшләре һәм пациентлар Рафаил Абдрахмановичны югары квалификацияле белгеч, игътибарлы һәм дикъкатле табиб буларак истә калдырачак. Аның бай тәҗрибәсе, тирән белемнәре һәм үз эшенә тугрылыгы күп кешеләргә тулы канлы тормышка кайтырга ярдәм итте.
Рафаил Абдрахман улы яшь белгечләрнең берничә буынын тәрбияләп үстерде, аларга үзенең белемнәрен һәм тәҗрибәләрен тапшырды.
Хушлашу бүген 13.30 да булды.
Рафаил Габдрахман улы Низамов турындагы якты истәлек аны белгән һәркемнең йөрәгендә мәңге сакланыр.
Туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.