Баулы район үзәк хастаханәсендә 2006 елдан бу хезмәтне югары квалификацияле категорияле табиб Евгений Сергеев алып бара.
Ул Баулы шәһәрендә туып үскән, Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаганнан соң туган шәһәренә эшкә кайта. Евгений Евгеньевичның әти-әнисе дә бөтен гомерләрен медицинага багышлаган: табиб-педиатр Любовь Владимировна – педиатрия бүлеге мөдире һәм Евгений Васильевич – табиб-травматолог, травматология бүлеге мөдире. Әлегә кадәр районыбыз халкы аларны зур ихтирам белән искә ала.
.jpeg)