Бүген ТР премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев Республика клиник хастаханәсе коллективына яңа баш табибны тәкъдим иттеләр.
Ул – Гатауллин Марат Ринат улы. Бу вазифага билгеләнгәнче 2014 елның октябреннән профессор А.Ф. Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсен җитәкләгән.
Марат Гатауллин 1980 елның 15 декабрендә туа.
2003 елда Казан дәүләт медицина университетын «Педиатрия» белгечлеге буенча, 2005 елда «Терапия» ординатурасын тәмамлый.
2009 елда «Сәламәтлек саклауны һәм җәмәгать сәламәтлеген оештыру» белгечлеге буенча Росздравның И.М. Сеченов ис. Мәскәү медицина академиясе югары һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесендә әзерлек уза.
2017 елда РФ Президенты карамагындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе, «Менеджмент» белгечлеге буенча магистратураны тәмамлый.
Хезмәт эшчәнлеген 2000 елда Ашыгыч медицина ярдәме станциясендә медбрат булып башлый, аннары шунда ук табиб булып эшли.
2005 елдан – Казан кардиология диспансерының табиб-анестезиолог-реаниматологы. Ике ел Кама Аланы шәһәр хастаханәсенең баш табибы була.
2008 елда Казанга, башкала Башкарма комитетының Сәламәтлек саклау идарәсенә әйләнеп кайта, анда мәгълүматлаштыру, медицина техникасы, гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча башлык урынбасары, аннары шәһәр Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары булып эшли.
2014 елның гыйнварыннан октябренә кадәр – профессор А.Ф. Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе баш табибының оештыру-методик эш буенча урынбасары.
Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале, (28.12.2020) Лука Крымский медале (20.06.2022) һәм «Татарстан Республикасының атказанган табибы» исеме бар.