Профессор А.Ф. Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа баш табибы итеп Айдар Вәкил улы Баһаветдинов билгеләнде.
Хастаханә коллективына яңа җитәкчене ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева һәм республиканың сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев тәкъдим итте.
"Сезнең эш нәтиҗәләренә без зур рәхмәт белән карыйбыз. Яңа урыннарда яңа җитәкчеләр куелган бурычларны үтәрләр, дип ышанабыз. Аларга эшләрендә уңышлар телик!" – диде Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры, коллективка мөрәҗәгать итеп.
Айдар Вәкил улы Баһаветдинов 1985 елның 14 гыйнварында туа.
2009 елда Казан дәүләт медицина университетын, дәвалау эше белгечлеге буенча тәмамлый.
2024 елда «Россия медицина өзлексез һөнәри белем бирү академиясе» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә «Сәламәтлек саклауны һәм җәмәгать сәламәтлеген оештыру» белгечлеге буенча әзерлек узган. Шулай ук «СКОЛКОВО» Мәскәү идарә мәктәбен тәмамлаган (эшлекле администрацияләү остасы).
Хезмәт эшчәнлеген 2011 елда «2 нче Республика клиник хастаханәсе» ДАССУда табиб-рентгенолог булып башлаган.
2016 елдан 2018 елга кадәр - «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең 2 нче консультатив поликлиника мөдире, табиб-методист.
08.11.2018 елдан - РКХ баш табибының поликлиника эше буенча урынбасары, 18.04.2025 елдан 8 октябрьгә кадәр - «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе баш табибы вазифаларын башкаручы.