Түбән Кама перинаталь үзәкле балалар район хастаханәсенең баш табибы Алексей Толстиков күптән түгел медицина учреждениесе коллективын тулыландырган яшь табиблар белән очрашу үткәрде.
2025 елда Түбән Кама перинаталь үзәкле балалар район хастаханәсенә 22 яңа белгеч килде, шуларның 20се — яшь профессионаллар, әле медицинада үз юлларын башлап кына киләләр. Алар арасында табиб-акушер-гинекологлар, участок педиатрлары, табиб-неонатолог, 2 балалар хирургы, шулай ук травматология-ортопедия һәм эпидемиология буенча белгечләр бар. Алексей Толстиков яңа белгечләрне җылы сәламләде һәм дустанә шартларда үз тәҗрибәсе белән уртаклашты, шулай ук якындагы планнар һәм эш перспективалары турында сөйләде.
Баш табиб учреждениенең кадрлар ихтыяҗларына аерым игътибар бирде.