Бу атнада Чаллы шәһәренең 5 нче номерлы Шәһәр хастаханәсенең мобиль поликлиникасы Тукай районында эшли.
Ул Теләнче-Тамак һәм Бәткә авылларындагы табиб амбулаторияләре янында урнашкан.
Махсус автофургоннарда терапевт, хирург, эндокринолог, офтальмолог, оториноларинголог, травматолог, гинеколог, уролог, невролог, онколог кабул итәләр.
Шулай ук функциональ диагностика – корсак куышлыгы органнарының ультратавышлы тикшерүен узарга, маммография, флюорография ясарга һәм анализлар тапшырырга мөмкин.
Медицина тикшерүе узарга теләүчеләргә Тукай район үзәк хастаханәсе амбулаториясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Мобиль комплекслар Татарстан Республикасында «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты ярдәмендә эшли.