Алабуга район үзәк хастаханәсендә стационар бүлеккә капиталь ремонт ясалды

2025 елның 13 ноябре, пәнҗешәмбе

Барлык эшләр Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән ТР медицина учреждениеләре стационарларын ремонтлау республика программасы буенча башкарылган. Әлеге стационарны масштаблы үзгәртеп коруга гына да төбәк бюджетыннан 621 миллион сумнан артык акча юнәлдерелгән.

Ремонт нәтиҗәләрен предприятие һәм оешма җитәкчеләре, депутатлар, сәламәтлек саклау ветераннары күрде һәм бәяләде.

Баш табиб Мансур Потеев делегациягә капиталь ремонтланган бүлмәләрне: яңартылган палаталарны, иң соңгы техника белән җиһазландырылган операция блогын һәм хәзерге заман реанимация бүлеген күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International