Әлмәт район үзәк хастаханәсендә еллык эшкә йомгак ясалды

2025 елның 26 ноябре, чәршәмбе

Җыелышны баш табиб Илдар Максудович Рәхимуллин ачып җибәрде, чарада катнашучылар белән таныштырды: Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль эш буенча урынбасары Фәнис Флоридович Мортазин, Әлмәт муниципаль районы Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Ренат Мөрсәлим улы Шакиров, "Әлмәт район күп профильле хастаханәсе" ДАССУның баш табибы Гөлсинә Әнәс кызы Шәмсеева. Илдар Максудович Әлмәт район үзәк  хастаханәсенең еллык эше турында сөйләп чыкты.

Сүзен йомгаклап, Илдар Максудович Әлмәт үзәк район хастаханәсе коллективына бергә туплаган бәһасез тәҗрибәләре өчен рәхмәт белдерде.
Административ-муниципаль районда сәламәтлек саклау системасын үзгәртеп кору турында Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Ренат Мөрсәлим улы игълан итте. Ул медицина ярдәмен халыкка якынайтуга һәм пациентлар өчен ачыклык дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелгән шактый зур эш башкарылуын билгеләп үтте.

Ренат Мөрсәлимович сүзләренчә, тәмамланган этап катлаулы, әмма кызыклы булды һәм кыйммәтле тәҗрибә тупланды, аны медицина эшчәнлегенең төрле юнәлешләрендә уңышлы кулланып була.
"Әлмәт район күп профильле хастаханәсе" ДАССУның баш табибы Гөлсинә Әнәс кызы да башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде.
Чара азагында ӘМР башкарма комитеты җитәкчесенең социаль эш мәсьәләләре буенча урынбасары Фәнис Флоридович, район һәм шәһәр хакимияте исеменнән, сәламәтлек саклау системасына бәяләп бетергесез өлеш керткәннәре өчен учреждение коллективына тирән рәхмәтен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International