Балтач районының Югары Ушма ФАПында пациентларны кабул итү башланды

2025 елның 10 декабре, чәршәмбе

Балтач үзәк район хастаханәсенең Югары Ушма авылындагы яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты быел «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү программасы буенча төзелгән.

Хәзер яңа медицина учреждениесе тулы көченә эшли.

ФАП 220дән артык кешегә хезмәт күрсәтә. Бинаны кирәкле җиһазлар һәм яңа җайланмалар белән җиһазландырганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International