Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Яз» поликлиникасыннан видеоэлемтә режимында «Волжские просторы» балалар поликлиникасын ачты.
Балалар поликлиникасы «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү» федераль проекты ярдәмендә төзелгән.
«Идел киңлекләре» нең яңа филиалында хезмәт күрсәтеләчәк балалар саны – 10 120 (киләчәктә 13 500) кеше.
Бина дүрт катлы (шул исәптән җир асты), капиталь, монолит-кирпечтән төзелгән, нигездә үзебездә җитештерелгән хәзерге заман медицина җиһазлары, шул исәптән рентген аппараты (флюорограф мөмкинлекләре булган), ике ультратавыш диагностикасы аппараты белән җиһазландырылган.
Яңа балалар поликлиникасы, хәрәкәт итүләре аз булган төркемнәргә уңайлы булсын өчен, лифт һәм киртәсез мохит белән җиһазландырылган.
Поликлиника территориясендә 14 парковка урыны бар, янәшәдәге территориядә тагын 24 машина урыны каралган. Пациентларга уңайлы шартлар тудырылган: уен мәйданчыклары булган уңайлы көтү зоналары, урамда уен мәйданчыгы, иркен холлар, якты кабинетлар, һәр катта ана һәм бала бүлмәләре.
Участок табиб-педиатрларының 7 кабинетта (14 участокка кадәр кабул итү мөмкинлеге белән), шулай ук офтальмолог, балалар гинекологы, уролог, ортопед, хирург, отоларинголог, невропатолог, эндокринолог, стоматолог, психиатр, психотерапевт табибларының кабул итүе планлаштырыла.
Балигъ булмаганнарга профилактик медицина тикшерүләре һәм диспансеризация үткәрү, хроник пациентларны диспансер күзәтүе, шул исәптән яшүсмерләрнең репродуктив потенциалын бәяләү, функциональ һәм ультратавыш диагностикасы, рентгенография тикшеренүләре оештырылачак.