Алабуга район үзәк хастаханәсе профкомы рәисе «Фронтка ярдәм өчен» медале белән бүләкләнде

2025 елның 19 декабре, җомга

Мәскәүдә Поклонная тавындагы Җиңү музеенда тантаналы чара узды, ул бөтен Алабуга районына зур горурлык китерде.

Үзәк район хастаханәсе профкомы рәисе Рәмия Рәфкать кызы Резвякова югары бүләккә – профсоюзның «Фронтка ярдәм өчен» медале белән бүләкләнде.

Әлеге кыйммәтле медальне Рәмия Рәфкать кызы Профсоюз Үзәк комитеты Пленумының икенче көнендә РФ Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзы рәисе Анатолий Домников кулыннан алды.

Рәмия Рәфкатовна үзе билгеләп үткәнчә, бу медаль – аның шәхси казанышы гына түгел, ә уртак, бердәм эш нәтиҗәсе:

"Бу профсоюз комитеты копилкасына тагын бер бүләк, әмма иң мөһиме - бөтен коллективның, профсоюз әгъзаларының, Алабуга үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләренең казанышы. Без молодцы!"- дип горурланып әйтте ул.

Бу бүләк Алабуга үзәк район хастаханәсе коллективының махсус хәрби операция зонасында безнең сугышчыларга  күрсәткән даими ярдәмен тану булды.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бу чарада Татарстанны бер генә хастаханә – Алабуга район үзәк хастаханәсе тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International