Республика клиник хастаханәсе казанышлары турында Кытайда сөйләделәр

2026 елның 27 гыйнвары, сишәмбе

Кытайның әйдәп баручы кардиоваскуляр үзәкләренең берсендә узган конференциядә Татарстан Республикасы клиник хастаханәсенең 1 нче номерлы диагностика һәм дәвалауның рентгенохирургия ысуллары бүлеге мөдире Андрей Терегулов чыгыш ясады.

Гуанчжоуда безнең коллегабыз коронар артерияләрнең хроник окклюзияләрен дәвалау тәҗрибәсен тәкъдим итте.

Бүгенге көндә Республика клиник хастаханәсе – Россиядә әлеге патологияне дәвалау буенча алдынгы үзәкләрнең берсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International