Республика клиник хастаханәсенең гематология бүлеге мөдире Михаил Кунст Мәскәүнең 52 нче хастаханәсендә гематология буенча V фәнни-гамәли конференциядә «Гематологик авыруларны диагностикалау һәм дәвалауга заманча якын килү» дигән доклад белән чыгыш ясады.
Чара барышында онкогематологик авыруларны, шул исәптән кискен лейкозларны, лимфомаларны, күпсанлы миеломаны, хроник миелопролифератив шешләр һәм орфан гематологик авыруларны диагностикалау һәм дәвалауның төп мәсьәләләре каралды.
Конференциядә шулай ук табиб-гематолог Алишер Җәмиев, ә шәфкать туташлары сессиясендә гематология бүлегенең ике шәфкать туташы Камилә Җамалиева һәм Диләрә Сафиуллина катнашты.