Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Казан дәүләт медицина университеты «Медицинага адымнарың» профориентация проектын башлап җибәрәләр. Аның ярдәмендә булачак абитуриентларның Россиянең теләсә кайсы медицина вузына кергәндә өстәмә биш балл алу мөмкинлеге булачак.
Проект «Ак халатлы фәрештәләр – Ангелы в белых халатах» фестивале кысаларында гамәлгә ашырыла.
https://minzdrav.tatarstan.ru/index.htm/news/2489461.htm
Өстәмә биш балл алу өчен 2026 ел абитуриенты түбәндәге адымнарны ясарга тиеш::
1 адым – 7 февральгә кадәр QR-код буенча чарага теркәлергә;
2 адым – медицина тарихы буенча викторина сорауларына җавап бирү;
3 адым – хирург Александр Васильевич Вишневский турында видеофильм карарга;
4 адым – Вишневский турындагы видеофильм буенча контроль сорауларга җавап бирү.
Чараларны үткәрү даталары – 2026 елның 7 февраленнән 13 февраленә кадәр.
Проектта катнашу өчен QR-код буенча күчегез
Иртә профориентация «Кадрлар» илкүләм проектының максатларына һәм бурычларына җавап бирә.