Удмуртия Сәламәтлек саклау министрлыгы делегациясе А.Ф. Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә булды

2026 елның 4 феврале, чәршәмбе

Удмуртия Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы делегациясе эш визиты белән Профессор А.Ф. Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә булды. Делегация составында Казанга Удмуртия Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Наталья Соколова, шулай ук «Удмуртия Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе» бюджет сәламәтлек саклау учреждениесе вәкилләре – баш табиб вазифаларын башкаручы Вадим Петренко һәм клиник-эксперт эше буенча баш табиб урынбасары Светлана Андреева килде.

Кунаклар өчен экскурсияне Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе баш табибы Айдар Баһаветдинов үткәрде. Хастаханәне карау барышында кабул итү-диагностика бүлегендә, балаларны реанимацияләү бүлегендә һәм яңа туган сабыйлар патологиясе бүлегендә булдылар, Республика йогышлы авырулар хезмәте консультатив үзәге эше белән таныштылар. Инфекцион патологияле кечкенә яшьтәге балаларга медицина ярдәме күрсәтүне оештыруга һәм аларны маршрутлаштырга аерым игътибар бирелде.

Кунаклар табибларның эшен югары бәяләделәр һәм Татарстан хастаханәсе тәҗрибәсен өйрәнү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International