29 гыйнварда «Миллениум» күп профильле клиникасы базасында «Татарстан шифаханәләре» Республика шифаханә-курорт учреждениеләре ассоциациясенең еллык гомуми җыелышы булды, аның эшендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Сибгатов Илнур Заһит улы, ТР ССМ шифаханә-курорт дәвалануы буенча штаттан тыш баш белгеч Гомәрова Ләйсән Шамил кызы катнашты.
Җыелышта катнашучыларга сәламләү сүзе белән Милли курорт ассоциациясе президенты, Россия Фәннәр академиясе академигы, профессор Александр Николаевич Разумов мөрәҗәгать итте.
«Татарстан шифаханәләре» Республика шифаханә-курорт учреждениеләре ассоциациясе башкарма директоры Евгений Павлович Терентьев бер ел эчендә башкарылган эшләр, казанышлар һәм уздырылган чаралар турында сөйләде.
Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Евгеньевич Иванов «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре һәм яңа елда өстенлекле бурычлар турында хәбәр итте.
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Сибгатов Илнур Заһит улы Татарстан шифаханәләренең эшчәнлегенә бәя бирде, яңа бурычлар һәм алга таба үсеш максатлары белән чыгыш ясады.
Дмитрий Антонов ФПРТ рәисе Елена Кузьмичева исеменнән хезмәттәшләрен сәламләде һәм Татарстан профсоюзларының шифаханә-курорт комплексы эше турында сөйләде.
Ул республиканың профсоюз шифаханәләрендә махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын сәламәтләндерү һәм тернәкләндерү чараларына аерым басым ясады.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының шифаханә-курорт дәвалануы буенча штаттан тыш баш белгече Гомәрова Ләйсән Шамил кызы «Татарстанның шифаханә-курорт тармагы үсеше: дәүләт реестры мәгълүматлары буенча бәяләү һәм перспективалар» дигән доклад белән чыгыш ясады.
Анда 2025 елда Татарстан шифаханәләре эшчәнлегенең төп күрсәткечләре каралды.