Татарстан Премьер-министры урынбасары Олег Коробченконың Зәйгә визиты кысаларында бүләкләү тантанасы булды
Республика Рәисе Указы нигезендә табиб-инфекционист Әнвәр Нәбиуллинга «Татарстан Республикасының Атказанган табибы» исеме бирелде.
Зәй район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Светлана Кочевановага Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрының Рәхмәте белдерелде. Бүләкләр күпьеллык намуслы хезмәтләре һәм халык сәламәтлеген саклаудагы казанышлары өчен тапшырылды.
Шулай ук визит барышында Олег Коробченко районга кайткан, хәзерге заман ашыгыч ярдәм автомобильләрен дә кертеп, яңа автотехника белән танышты.